Аны Россиядә иң абруйлы һәм хөрмәтле закон чыгаручыларның берсе дип саныйлар. Аның биографиясендә — нефть предприятиесе эшчесеннән Әлмәттә нефть башкаласы җитәкчесенә кадәр. 91 нче елдан, Фәрит Мөхәммәтшин республика Парламентын җитәкли. 90 нчы еллар уртасында ул Премьер-министр булып эшләде. Минтимер Шәймиев белән тыгыз сәяси дуэтта, яңа Россия һәм хәзерге Татарстан үсешенең иң катлаулы елларын уза алды.
Ә бүген Парламент Рәисе. республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов командасында — ул сәяси һәм закон чыгару кырында эшләвен дәвам итә. Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көнгә кадәр Татарстан халыклары ассамблеясен, республика волейбол федерациясен, «ГАЗ-21» ретро-автомобильләр клубын җитәкли.
Аны үз остазы дип күп кенә сәясәтчеләр, парламентарийлар, җитәкчеләр һәм хәтта журналистлар да саный. Безнең “Татарстан” дәүләт телераддиокомпания коллективы да барлык котлауларга кушыла, һәм ихлас күңелдән Фәрит Хәйрулловичка сәламәтлек, рух ныклыгы телибез.