“Россия — Ислам дөньясы «халыкара икътисадый форум кысаларында Зөя утрау-шәһәрендә Мәрҗани фонды коллекциясеннән күргәзмә ачылды.
Күргәзмәнең төп нигезе итеп алынган концепциясе дүрт елга ярында урнашкан Фирдәвес җәннәте. Беренче кунаклар арасында Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар иде. Күп кенә экспонатлар халыкка тәүге тапкыр күрсәтелә.
“Ислам сәнгатендә Дөнья могҗизалары” дип аталган күргәзмә белән 2023 елның 30 июленә кадәр танышырга мөмкин.