18 майда Казанда «Россия — ислам дөньясы» халыкара икътисадый форум старт алды. Беренче тапкыр ул 2009 елда уздырыла.
Шулай ук Казан Экспода “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунак килде. Пленар утырышта хөкүмәт әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татарстан конгрессының Милли шура әгъзалары һ.б. катнашты. Аннары пленар утырышны мөфтиләр дәвам итте.
Әгъзаметдин Гыйззәтуллин, Ренат Сәхипгәрәев.Татарстан яңалыклары.