Мае ае тәмамланырга да озак калмады. Бу бик кызу чор, соңгы кыңгырау бәйрәме, имтиханнар чоры, балаларның көтеп алынган җәйге каникуллары башлана. Синоптиклар да якын көннәрдә җәйгечә эссе һава торышын вәгьдә итә. Бүген, 22 нче майда явым-төшемсез, көндез һава температурасы 28 градуска кадәр җылы булачак.