Казанда «Россия — Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы эшли башлады. Казан форумЫна дөньяның 85 иленнән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 15 меңнән артык кунак килде.
Быел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән әлеге форум федераль статуска ия булды. Иртәдән үк панель дискуссияләр, сессияләр һәм матбугат конференцияләре узды. Чит ил инвестицияләренең халыкара трендлары турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.