Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам иттерәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм намаздан соң Дәҗҗал фетнәсеннән саклану догасын укый торган булган. Кем ул Дәҗҗал һәм ни өчен пәйгамбәрләр үз халкын аның фетнәсеннән кисәткән? Вәгазь аша бу сорауларга Менделеевск районының Абалач авылында яшәүче Айнур Шәехов җавап бирер.
Дәҗҗал сүзе гарәпчәдән ялганчы дип тәрҗемә ителә. Раббыбыз Дәҗҗал белән безне сыный. Кемнең иманы зәгыйфь, ул иярәчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез. Вәгазь телевизион ачык конкурсында 15 яше тулган һәркем катнаша ала. Вәгазьләрне видеоязма рәвешендә ТВВӘГАЗ Бөтерчек яндекс нокта ру. электрон адресына җибәрегез.
Ә бүгенгә ялганны , дөрестән аера белик, иманыбыз нык булсын дигән теләктә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.