Казан Экспо «Россия — Ислам дөньясы» XIV халыкара форумы кысаларында бүген шеф-поварлар ярышы башлана. Анда 13 илдән 100дән артык пешекче катнаша. Форумга әзерлек барышында төрле илләрнең танылган ашчылары журналистларга милли табын ризыкларын тәкъдим итте һәм кайберләрен әзерләү серләре белән уртаклашты. Тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында.
әзербәйҗан милли ризыклары турынла Бөтендөнья ислам кулинария берлеге президенты, «Шеф-пешекчеләр ярышы»ның жюри рәисе Таһир Әмирасланов сәгатьләр буе сөйләсә дә сүзе бетми. Аның 100 дә артык китабы басылып чыккан .
Ә кабып карарлык тәмле ризыкларның исәбе –хисабы юк. Татар утарында тәкъдим ителгән люля-кебаб, долмада тыш безнең кыстыбыйга охшаган кутаб да бар иде. Аны икенче атамасы кәттә. Әзербайҗан милли ризыклары арасында ит өстенлек итә , әмма алар халкының данлыклы камыр ризыклары белән дә кызыксына.
Шулай ук шекрбура дип аталган әлеге камыр ризыгы үзенчәлекле . Аны үзара тормыш агачы дип йөртәләр. Нәүрүз бәйрәменә һәм туйга әзерләнә. Ул да пәхләвәгә охшаган әстерхан чикләвеге кушып пешерелә. Төрки халыкларның , аеруча әйзербайҗан табыны бай, шул исәптән татарныкы да ким түгел , әмма аны дөньякүләм танытасы иде ди Таһир Әмирасланов кебек аш-су осталары белән мастер-кадасслар оештыручы Зөфәр Гаязов.
Нәкъ менә шундый дөньякүләм танылу мөмкинлеге бирә дә инде Казан Экспо «Россия — Ислам дөньясы» XIV халыкара форумы кысаларында узган шеф-пешекчеләр ярышы.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары