Түбән Кама аның йөрәгендә иң кадерле урынны алып тора, шәһәребезгә ул сагынып, ашкынып кайта. Үзәк китапханәдә танылган җырлар авторы, шагыйрә Альбина Мортазина белән очрашу узды. Ул 40 елдан артык монда яши, тик гомер көзенә кергәндә башкалабызга күченеп китә. Ел саен шәһәрдәшләр, хезмәттәшләре, иҗатын сөючеләр белән очрашу матур гадәткә керә.
Елмаюлы йөзе, ягымлы сүзләре белән Альбина Мортазина залда утыручыларны сәламли. Шагыйрә Түбән Камада әдәби-музыкаль кичә уздырырга, иҗатындагы соңгы яңалыклар белән уртаклашырга дип кайта. Шагыйрә 5 китап авторы. “Яңгыр моңы”, “Тормыш яме”, “Үреләм дә карыйм”, “Чатыр тауга йолдыз ява” җыентыклары бар. Шигырьләрендә туган авыл, табигать, мәхәббәт, тормыш, кешеләрнең сыйфатлары кебек темаларны яктырта. Аның сүзләренә язылган җырларны – Салават, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Рамил Әсхәдуллин башкаралар.
Хатын-кыз гомере буе Түбән Камада яши. Китапханәләр системасында эшли. Озак еллар 2 нче филиалны җитәкли. Яраткан эшеннән тыш сәяхәт итәргә ярата – 21 илдә булып кайта.
Инде 9 ел буе Альбина ханым гаиләсе белән Казанда яши. Яшерми, Түбән Каманы сагына. Тик башкалада ул балаларына кирәгрәк. Иҗат эшеннән дә читләшми. Танылган язучылар белән аралаша, төрле чараларга йөри. Иҗатын хөрмәт итүчеләр булганда, Альбина ханым килчәктә дә кичәләр уздырырга сүз бирде.
Р. Сибатова, Р. Рәкыйпов.