Быел Бөтендөнья татар конгрессы 19, 20, 21нче май көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» 13 нче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыела.
Милли тормыш һәм дин» җыены быел «Россия — Ислам дөньясы» XIV халыкара форумы кысаларында уза. Иртәгә делегатларга «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсе тәкъдим ителә. 20 нче майда биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш билгеләнгән. Форумга Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы меңнән артык татар дин әһеле һәм кунак чакырулы. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе «Изге Болгар җыен»ының быелгы үзенчәлеген дә атады.