Татар дәүләт курчак театрында күпмитләтле, оста куллы Кайбыч районда яшәүче халык Казанлыларга мастеркласслар үткәрде, районның тарихын сөйләде. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Татарстанда 2023 ел — Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы дип иглан ителгән иде. Бу уңайдан Кайбыч районы үз күпмилләтлеген, кул эшләрен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф -гадәтләрен Татарстанлыларга җырлар, мастеркласслар аша күрсәтергә булды.
Кайбыч районының тарихы 17 гасырда башланып бүгенге көнгә кадәр өзелмичә, саклана бара. Иҗат коллективлары, мәктәпләр, түгәрәкләр әлеге тарихны барлауда һәм саклауда һз өлешләрен кертәләр.. Казанлылар җырлардан һәм ризыклардан башка Кайбыч районындагы кул эшләре белән дә таныша алды. Алар керамикадан ясалган курчакларны ясарга һәм буярга өйрәнделәр.
Республикабызның матди һәм рухи байлыгы нәкь менә Кайбыч кебек төбәкләребезнең кабатланмас үзенчәлекләренә,анда яшәүче халыкларның бердәмлегенә бәйле икәнлегенә менә шундый аралашу-күрешүләрдән соң тагын бер кабат инанасың.
Искәндәр Гыймалтдинов, Искәндәр Төмәнев, Татарстан яңалыклары.