Казанда Халыкара форум кысаларында беренче мәйданчык эшли башлады. Агросәнәгать паркында Раша хәләл маркет күргәзмәсе ачылды. Бу хәләл стандартына туры килгән товарлар ярминкәсе. Продукцияне Татарстанның 100дән артык эре җитештерүчесе тәкъдим итте. Катнашучылар арасында чит ил оешмалары да бар. Тулырак киләсе сюжетта.
14 мең квадрат метрдан артык мәйданда ислам дине тарафыннан рөхсәт ителгән 400 сәүдә ноктасы бар. Аларның һәрберсе «Хәләл»стандарты буенча комитет сертификациясен үткән.
Раша хәләл маркет мәйданчыгында 100 эре җитештерүченең продукциясе тәкъдим ителгән. Быел ярминкә беренче тапкыр күпләр инде яратып өлгергән мәйданчыкта — Агросәнәгать паркында уза.
Гади кулланучы өчен гадәти булмаган бу төргәкләрдә гомуми туклану урыннары өчен махсус ит саклана. Күпләр яраткан шаурма ризыгын да нәкъ менә аннан әзерлиләр. Хәләл тамгасы белән Татарстанда җитештерелгән әлеге продуктны илнең башка төбәкләренә дә җибәрәләр. Максат — чит ил базарына чыгу. Әлбәттә, үсеш бар. Татарстанда 100 гә якын «хәләл» җитештерүче экспортка сертификацияләнгән.
Безне Россия һәм Россия белән Сенегал мөнәсәбәтләрен үстерү кызыксындыра. + Без Россияне Сенегалга, ә Африканы Россиягә күрергә мөмкинлек бирергә телибез, әгәр без булмасак кем моны эшләр.
Шулай ук Раша хәләл марекет мәйданчыгында Иран һәм Төркия продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә Халыкара форумның барлык катнашучылары да килер дип көтелә.
Айзилә Батырханова, Эльвира Фәйзуллина, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.