Апаста Ислам Нәбиуллин, Рем Абзалов, Абдулла Алиш, Муса Жәлил һәм Болынлы урамнарында асфальт салу эшләре алып барыла.
Апаста асфальт юллар төзелә. Юл төзү эшләрен “Татавтодор” ААҖ хезмәткәрләре алып бара. Асфальтны берничә катламга өеп куялар. Башта ком, яки ком-чуерташ катнашмасы җәелә, ә бөтен өслегенә аерым ныклык бирү өчен, зур фракцияле таш, аннары кечкенә фракция таш сибелә.
Һәр нигезләү катламы грейдер белән тигезләшә һәм җентекләп күмелә. Урамнарга асфаль салу Республика ярдәме белән дәүләт программасы буенча оештырылган. Биредә юлларны яңартуга дәүләт тарафыннан барлыгы 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Эльза Әхмәтҗанова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.