Милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан республикабызда бик күп төрле фестиваль, кичә, тамашалар үткәрелә. Шул исәптән Мәдәният министрлыгы Татарстан районнарының мәдәният көннәрен уздыруны игълан иткән иде. Һәр район башкала сәхнәсендә җирле мәдәни үзенчәлеген чагылдыра. Казан тамашачысына Чирмешән районы нинди мәдәни бүләк әзерләгәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
«Әкият» балалар үзәге ишегалдына килгән һәркем үзен Чирмешән районына бәйрәмгә кайткандай хис итте. Уңга карасаң да , сулга карасаң да әлеге төбәкнең гореф-гадәте, аш –су осталыгы чагыла.
Бәрәңге пәрәмәче кебек үк , телеңне йотарлык тәмле ризыклар һәр өстәлнең күрке. Җирле мәдәният хезмәткәрләре хәзер 70 төрле һөнәргә ия. Алар районда артист та , аш-су остасы да.
Чирмешән халкының биредә күңел җылысы белән эшләнгән милли йортлар тәкъдим ителгән . Кунаклар килгәнче үк районы башлыгы шәхсән үзе әзерлекләрен тикшереп чыкты. Кем әйтмешли, кешедән ишеткәнче үз күзең белән күрү ышынычлырык .
Районнарның башкалада узган мәдәният көне якташлар белән күрешү , аралашу, горурлану өчен дә бер форсат.
Чирмешән районы белән бәйле чарада журналист Илдар Кыямов гел үзәктә, мәгълүм булганча туган ягының данын күтәрүдә башлап йөрүеләрнең, төбәк тарихын язучыларның берсе.
Чирмешән төбәген өйрәнү тәҗрибәсе белән мәдәният көне кысаларында да уртаклашты белгечләр. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашында кече форматлы конференция узды.
Төбәк тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе дә бай. Чирмешән районы һәм авыллары тарихы турында 156 китап басылган. Шулай ук кул эшләре осталарының хезмәт җимеше дә хәйран калырлык. Әлеге бавырсакның гомуми авырлыгы 200 килограммлы була дип ышындырды әзерләүчеләр.
Людмила Прокопьева балчыктан савыт-саба, сувенирлар ясау белән шөгыльләнә. Белгәнен киләчәк буынга да өйрәтә .
Осталарыбызның кайберләре түбәтәй, калфак, хушпу чигү, тегү буенча мастер-класс күрсәтте.
Ә бирегә куелган трактор, комбайн белән әлбәттә кырга чыгып китеп булмас , әмма аларны Сәлимҗан Гамиров нәкъ чын кебек ясаган. Ә бу онытылып барган кыллы уен кораллары макет кына түгел. Алар чын.
Фәнил һәм Җәлил Вилдановлар гаиләсе Иске Үтәмештән. Җәлил Вилданов төрки халыкларның борынгы музыка уен кораллары белән кызыксына, аларны үзе ясый.
Халык арасында халкыбыз мирасын кайтаручылар булуы сөендерә һәм киләчәккә өмет уята.
Мәдәният көненең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Рәсми кунаклар сәламләгәннән соң Чирмешән районы таланатлары бәйрәм концерты тәкъдим итте.
Һәр районның Мәдәният көне муниципаль берәмлекләр арасында бәйге форматында уза. Әлеге проект өчен җиңүче районга 3 млн. сумлык сертификат тапшырыла.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары.