Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларында юл эшләре дәвам итә. Шул исәптән, Яшел Үзән шәһәре һәм районында да. Агымдагы елда 76 йорт территориясен төзекләндерү планлаштырыла.
Яшь әни Зарина Фатыйхова балалары белән Королев урамының 6 нчы йортында 8 елга якын яши. Һәр көн ул гаиләсе белән үз ишегалдының үзгәрүен күзәтә һәм матур яшел зонаның барлыкка килүен көтә.
«Безнен ишегалды» дип исемләнгән Республика Рәисе программасы шәһәр халкын сөендерүен дәвам итә. Ике атна элек эшчеләр Королев урамындагы йортлар территорияләрен төзекләндерә башлый. Хәтта ял көннәрендә да тукталмыйлар, төзелеш материаллары вакытында китерелә, ди алар
Һәр ишегалды өчен бүген иң кирәкле әйберләрне сайлыйлар: эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар. Йортларны төзекләндерү схемасы биредә яшәучеләр белән килештереп эшләнә.
Фатир хуҗалары юл төзучеләр белән бик яхшы мөгәлләмәдә,
Балалар мәйданчыгын һәм җәяүлеләр зонасын яңартуга аерым игътибар бирелә ,монда һәрвакыт кеше күп йөри, чөнки янәшәдә балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары урнашкан.
Быел Яшел Узан районында барлыгы 76 ишегалды төзекләндереләчәк.
Ләлә Зәйнуллина. Әлфия Мөхәммәтшина, Александр Костин. Татарстан яңалыклары өчен Яшел Үзән районыннан.