Халыкара диалог өчен төп мәйданчык – 18, 19 майда Казан «Россия — Ислам дөньясы: Казан форумы» 14 нче Халыкара форумы кунакларын кабул итә.
Татарстан башкаласына дөньяның 80 иленнән кунаклар килә, барлыгы 11 мең чит ил вәкиле катнашачак. 18 һәм 19 майда Татарстан барлык халыкара сөйләшүләр алып бару һәм очрашу урынына әйләнәчәк, бу икътисадый, мәдәни өлкәдә тәҗрибә алмашу да. Килүче кунаклар өчен зур программа әзерләнгән, ә форум үзе Казан Экспо күргәзмә үзәгендә узачак.