Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне гадәттәгечә газеталардан башлыйбыз.
“Шәhри Казан” газетасы беренче битенә Арчадан Төркиягә машина беләне барып йөрүче ханым турындагы язманы чыгарып биргән. Башыңа төшсә- башмакчы булырсың, ди безнең татар. Төркиядәге ике кызы янына Резидә ханым берүзе чыгып киткән. Җан биргәнгә җүн бирә- куш йөрәкле татар хатынына да юлда гел яхшы кешеләр генә очрап торган. Кыскасы, җаны теләгән- елан ите ашаган- максат куеп, шуңа тайпылмыйча бара белү үзе бер батырлык дияр идем.
Газетаның кунак бүлмәсенә бу юлы татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованы чакырганнар.Әтисе –Татарстанның hәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов янәшәсендә үсеп шул юлны дәвам иткән артист бүген бу hөнәрнең серләрен балаларга өйрәтә. Миләүшә ханымның үз кызы да укытучы. Ул сабыйларга инглиз телен өйрәтә икән. Язманы укып чыкканнан соң, берәүнең дә күңел киштәсе буш түгел дип уйлап куясың.
Гөрләп яшәп яткан авыл тулысы белән диярлек юкка чыгу өчен сәгать ярым вакыт җиткән. 8нче майга каршы төндә чыккан янгын Курган өлкәсендәге Йолдыз исемле татар авылын тулысынча диярлек утлы күмергә әйләндергән. Иң аянычлысы- үз йортларыннан чыга алмыйча hәлак булган кешеләр дә бар икән. Карактан кала, уттан калмый. “Ватаным Татарстан” газетасындагы язма ахырында урамда утырып калганнарга ярдәм итү юлы да күрсәтелгән.
Без хәзер барыбыз да диярлек табибка әйләнеп беттек- бер төчкерү белән даруга ябышабыз. Кирәксә-кирәкмәсә, даруханәгә чабабыз.Аннары ни өчен даруларның файдасы тими дип баш ватабыз. Газетадагы “Шифасыз төймә” язмасы шул хакта. Сүзгә сак, фикере төгәл, карашы моңлы булган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән әңгәмә дә күпләребезнең күңеленә хуш килгәндер дип уйларга кирәк. Ачык йөзле, ихлас күңелле татар егетенең фикерләре, чыннан да төгәл hәм мәгънәле.
“Идел” яшьләр журналының түр башында- Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла. Аның ”Әдәбиятка үзең кермәсәң, беркем дә кертеп җибәрә алмый” дигән сүзләрен әңгәмәнең баш исеменә чыгарып биргәннәр. Абруйлы, үзбуйлы язучының башка фикерләре дә яшьләр колагына сары май булып яткандыр. Әлеге әңгәмәнең дәвамы буларак кабул ителә торган тагын бер язма- Рабит ага Батулланың “Булдыра алмаган эшкә алынма!” дип атала.
Чыннан да,кеше үзе булдыра алмаса, булдырганнарга кырын карамыйча, аларга теләктәш булса, бу аның үзе өчен дә, башкалар өчен дә файдага гына бит. Шундыйлардан булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!