Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган проектны дәвам итәбез.
Бүген сүз, танылган җырчы, Татарстаннын халык артисты Галия Кайбикая турында. Ул татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән кешеләрнең берсе була.
Күренекле җырчы, опера театры сәхнәсендә барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне зур осталык белән башкара. Тиздән, 21 майда күренекле җырчының туган көне. Исән булса, аңа 118 яшь тулыр иде.