Башкалабыз Казанда 18-19 нчы май көннәрендә, “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисад форумы була. Шуның кысаларында
19-21 майда Халыкара Хәләл Индустриясе Russia Halal Market “Россия – Ислам дөньясы: икътисадый форумы уза. Анда Татарстан һәм Россия җитештерүчеләреннән тыш башка илләрнең дә хәләл продукциясе тәкъдим ителә. Халыкара хәләл ярминкәгә әзерлек турында тулырак Ләлә Зәйнуллина сюжетында.
Иран — диңгез продуктлары, Төркия кондитер тәм-томнары тәкъдим итәчәк, ә Сенегал сувенирлар гына китерә, чөнки юл ерак. Барлыгы Russia Halal Marketта якынча 400 сәүдә ноктасын ачу планлаштырыла. Шулай ук ярминкәдә каклаган каз, казылык, ат ите бастурмасы, талкыш калеве, яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк, сөт продуктларын авыз итеп карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак.
Татарстан хәләл-продукция җитештерүне арттыра. 2019 елдан 2022 елга кадәр хәләл продуктлар экспорты күләме 300 меңнән 6 млн долларга җиткән. Быелгы планда — 8 миллион долларлык күрсәткечкә ирешү.
Соңгы елларда Татарстанда хәләл өлкәсе эре холдингларның игътибарын җәлеп итә. Татарстаннан кондитерлык эшләнмәләре, сөт продукциясе, хәләл ит аеруча актив экспортлана.
«Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов журналистларга «Россия – Ислам дөньясы: Kazan Forum» кысаларында узасы ярминкәгә әзерлек турында сөйләде. Бүгенге көндә бөтен комплекс үзгәрешләр кичергән. Бинаны, продукцияне хәләл стандартларга туры китерү эше Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә алып барылган. Барлык ит җитештерүчеләрнең хәләл сертификатлары бар. Кондитер эшләнмәләренең составлары тикшерелгән.
Халыкара хәләл ярминкәнең бурычы – Россиядә хәләл индустриясен үстерү, сәүдә, икътисади, мәдәни элемтәләрне ныгыту.
Ләлә Зәйнуллина, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.