«Татар мультфильм» берләшмәсенең җиде еллык хезмәте булган «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильмының премьерасы, Камал театрында узды.
Анимацион фильмны эшләүдә барлыгы 3 дистәгә якын рәссам җәлеп ителде. Дөресрәге, 96 кешедән торган иҗат төркеме эшләде.
Анимацион фильмның режиссеры – Сергей Киатров. Фильмны тавышландыруда Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артистлары катнашты. Аерым алганда — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев , Эмиль Талипов, Илнур Закиров. «Әлдермештан Әлмәндәр» фильмы беренче Воронеж халыкара анимация фестиваленең конкурс программасына да кабул ителде. Шулай ук әлеге проектның Казан халыкара мөселман киносы кинофестивалендә катнашуы да планлаштырыла