Ел саен республика күләмендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Аның төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, шулайук укучыларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.Әйтик, бу көннәрдә. Алар 23 нче майдан башланып 26 сына кадәр дәвам итә. Теманы Мамадыштагы хәбәрчебез Гөлинә Гыйлмулина дәвам итә.
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабында район буенча барлыгы 19 команда ярышты.
Шулай да әлеге дистанцияне дә җиңеллек белән үтүчеләр бар иде.
«Куркынычсыз тәгәрмәч» юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләүгә, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Мондый чаралар балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын яхшыртуга яхшы йогынты ясый.
Муниципаль этап җиңүчеләре командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч»конкурсының республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак. Ярышлар 23-26 майда Түбән Кама шәһәрендә узачак.