Быел Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үттек. Ләкин әлеге мөһим, истәлекле көнне хөрмәтле ветераннарыбызны 9 нчы майда гына түгел, ә һәрдаим кадерләргә кирәк. Әйтик, Актаныш раойнында бугенге көндә 4 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Шулай ук 220 тыл ветераны, 1548 сугыш чоры баласы исәптә. Хөрмәтле ветераннар хатирәләре –алдагы язмада.
Үзен тәбрикләргә дип килгән район җитәкчелеген Тәфкил абый әнә шулай матур теләкләр белән каршы алды. Инде 100 нче яшенә якынаеп баручы авыл өлкәне әле бүген дә хәрәкәттә. Ил-көнгә иминлек теләп гомер итә.
Бугенге көндә районда нибары 4 кенә БВС ветераны исән сау. 98 яшен тутырган Шаһтимер Хәбибуллин шуларның берсе. бүгенге көндә ул ямалы авылында кызы һәм кияве тәрбиясендә гомер кичерә.
Узган ел күзләернә операция ясата Шахтимер ага, күзләре яхшы күрә дә башлый, әмма аяклары начарлана. Бүгенге көндә зур авырлыклар белән хәрәкәт итә. Әмма тормыштан зарланмый.
Вазыйх ага Шакиров та утны-сыны кичкән яугирләрнең берсе. Бөек Җиңү көнен ел да дулкынланып . Быелгысында да катнашырга исәпли.
Күҗәкә авыл җирелегенең хөрмәтле ак әбисе Нурфика апа Абдуллинаны авылдашлары бик тә хөрмәтләп яшиләр. Озак еллар җирлектә медицина хезмәткәре булып эшләгән апаның алар хәлләрен белешәләр, кирәк чакта ярдәм кулын сузалар.
Район башлыгы Ленар Зарипов һәр ветеран янында булып аларны борчыган проблемалараны тыңлады. Шулай ук Украинада барган махсус хәрби операциядә кадерле кешеләрен югалткан гаиләләрдә булып, алар белән дә аралашты.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.