Быел Татарстанда күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен 54 миллиард сумнан артык акча җибәреләчәк. Эшләрне 751 йортта үткәрәчәкләр. Ремонт эшләре инде башланды. Бу турыда Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Тулырак алдагы язмада.
Исеме үк әйтеп торган Яшь көч урамында эш-кызганнан кыза бара. Төзекләндерелгән соң өйләр танымаслык булып үзгәрә. Барысы да Татарстан Рәисенең капиталь ремонт программасы буенча эшләнә.
Монда һәркем үз эш юнәлешен белә . Бер бригада фасадны җылыта, түбәне яба, ә сантехниклар фатирларда канализация торбаларын , үзәк җылыткычны алыштыра.
Яңарту һәм уңайлы шартлар тудыру беренчел максат. Бу хакта министрлар кабинетында узган брифингтада искәртелде. Татарстанда быел 751 йортка капиталь ремонт ясала. Шуның 223 е Казан шәһәрендәге йортлар.Программаны гамәлгә ашыруга 6 миллиард сумнанартык акча бүленгән. Аларның 60 проценты милекчеләракчасы, 20 проценты муниципалитет һәм республика бюджетын бүлеп бирелә.
Ел саен Капиталь ремонтпрограммасы татарстанлыларның торак шартларын яхшыртуга ярдәм итә. Аеруча балалар мәйданчыкларына ихтыяҗ зур . Быел алар 19 йорт ишегалдында төзелә.
Әлегә һава торышы яхшы – барлык эшләр хәтта графикка караганда иртәрәк алып барыла. Узган атнадагы яңгырлар гына берничә объектта проблемалар өстәгән. Әмма ул мәшакатьләр хәл ителеп килә. Яш Көч урамында инде түбә ябылып беткән. Моннан тыш, һәр йортк аачыклык вәгъдә итәләр.