Әлеге бәйге “Ярдәм янәшә” хәйрия фондының төп проектларының берсе булып санала. Мөмкинлекләре чикле балалар да бу бәйгедә үзләренең вокаль осталыкларын, талантларын күрсәтә алды.
Быел бәйгедә катнышырга бөтен Россиядән 1000нән артык гариза килгән, алар арасында Бурятия республикасыннан да катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Мәскәү Йолдызларыннан торган мәртәбәле жюри иң-иңнәрен сайлап алды.