Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел тулды. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Бүген сүзебез, легендар разведчик, Бөек Ватан сугышы, Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Каршылык хәрәкәте каһарманы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиядәге 16 шәһәрнең мактаулы гражданы Даян Мурзин турында.
Аның тормышы белән татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.