Мәгълүм булганча, быел “үлемсез полк” акциясе яңа форматта үткәрелде. Шактый гаиләләр Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарның фотоларын Социаль челтәр битлегенә беркетеп рәхмәт сүзләрен җиткергән. Интернет киңлегендә “үлемсез полк” акциясенә кагылышлы язмаларны башка төбәкләрдән һәм районнардан да урнаштырганнар.
«Үлемсез полк» телепроектында катнашучылар саны Берничә көн эчендә йөздән артып киткән иде. Хат язучылар ветераннарның фотолары һәм кирәкле мәгълүмат белән уртаклашты.
Быел машина йөртүчеләр өчен яңалык булып — бөек ватан сугышы ветераннарының фотоларын шәхси автомобилҗ тәрәзәләренә беркетеп халыкны таң калдырдылар. Шунсы да куаныч, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре дә әлеге акцияга бик теләп кушылдылар.
Республика Рәисе бертуган абыйсы Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының фотосүрәтен ретромашинага беркетеп куйган. Һәм әлеге ретромашинада Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркына чәчәкләр салуга килде.
Динә Нәҗметдинова, Элвира Файзуллина, Ленар Хабибуллин, татар яңалыклары.