Апаста 9 Май — Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә. Бүген район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Бердәм Россия” партиясе исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады, “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дә узды.
9 Май көне – илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәме, һәркем өчен изге вакыйга. Кызганычка, хөрмәтле ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Аларның һәркайсы – тарихның тере шаһиты, халкыбызның фидакарьлеге һәм туган илебезгә тугрылыгы. Чираттагы видеоязмабыз Апас районыннан.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, 1нче майдан 9нчы майга кадәр ил буйлап, “Җиңү тәрәзәләре” бөтенрәсәй акциясе узды. Әлеге хәтер чарасына апаслылар да кушылды. Үтәмеш авылында яшәүче халык Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлаховка тиңдәшсез батырлыклары өчен олы хөрмәтләрен белдерде һәм патриотик рухта бәйрәм котлауларын җиткерде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлаховка изге теләкләр юллап, бүләкләр тапшырдылар. Сугышта кергән мина кыйпылчыгы ветеранның әлегә кадәр исендә , тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
Галия Гыйззәтуллина Тутай авылында яши. Ленинград камалышында калган вакытта аңа 4 яшь була. Галия апаны Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырылды, чиксез хөрмәт, теләкләр җиткерелде.
Динә Нәҗметдинова, Галия Гыйззәтуллина, Татарстан яңалыклары.