Илкүләм Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Казанның Чабакса бистәсендә дә тантаналы рәвештә Хәтер мемориалы ачылды. Аны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Чабакса халкы өчен быел җиңү көне бәйрәме гадәти урында түгел, ә яңа мемориал янында узды.
Аны күчереп салуны башлап йөргән Марс Алиев тантаналы чараны ачып иң беренче ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә Казанның Совет районы хакимияте җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы ачылыш тщмамлангач та халык таралырга ашыкмады. Мәңгелек ут каршына балалар чыкты . Төгәлрәге алар үзләре Җиңү көне уңаеннан махсус җыр, шигырь өйрәнеп килгән.
Балаларның чыгышына бигрәк тә сөенеп утырдым ди бәйрәм кунагы Индус Таһиров.
Чабакса бистәсе үсә. Хәзер биредә мәңгелек уты янган Хәтер мемориалы да бар. Җиңү көнен бүләк итүчеләрнең васыяте булып калыккан хәтер сакчысы ул.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиулин , Татарстан яңалыклары