Ул 10 майга кадәр дәвам итә. Бу чорда халыкка аңлату эшләре уздыру һәм аларны кисәтү максатыннан янгын сакчылары авылларга рейдка чыкты. Тулырак Актаныш районыннан репортаж.
Янгын бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов авыл халкын уяу булырга чакыра. Такталачык авылында яшәүче өлкәннәр моны аңлый билгеле.
Соңгы ике атнада Актаныш районы территориясендә ике пожарда 6 йорт һәм ике каралты кура яну очрагы теркәлгән. Ямалы һәм Пучы авылларында яшәүчеләргә зыян килә. Рейд барышында МЧС хезмәткәрләре балалар белән дә аралашты. Аларны шырпы белән уйнамаска чакырды.
Хәзер учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Мондый хәлләр күзәтелгән очракта, ут яндыручылар җаваплылыкка тартыла.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Сәлахова Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.