Эфирда «Мәдәни тормыш» сәхифәсе, Сезнең белән мин, Динә Нәҗметдинова. Бүген без сезне Җиңү көне уңаеннан уздырылган чаралар белән таныштырып узарбыз.
2023 елның 25 июненә кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе узачак. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган. 2023 елның 24 апреленнән 1 октябренә кадәр күргәзмә залларында Калашников күргәзмәсе узачак. Күргәзмә АК-47 автоматын булдыручы Солдат. Төзүче. Михаил Калашниковка багышланган
1нче майдан башлап 9 нче майга кадәр Кремль яр буенда «Җиңү Кайтавазы» фестивале уздырыла. Биредә шәһәр халкы өчен концерт программалары, конкурслар һәм акцияләр әзерләнгән.
Республиканың Милли музеенда , «Җиңү симфониясе» дип исемләнгән татар фронтовик композиторларга багышланган күргәзмә ачыла. Биредә композиторларның тормышы, иҗаты, фронт хатлары, фотолары, нота кулъязмалары аша ачып бирелә. Күргәзмәдә «Шүрәле» татар балеты авторы, Фәрит Яруллинның фронт хатларын күрергә мөмкин булачак
5 нче май көнне, ягъни бүген, ЕМЕЛЬЯНОВ исемендәге мәдәни үзәктә 9 май уңаеннан оештырылган чара уза . Сугыш елларына багышланган җырлар һәм биюләр тамашачыны бөек ватан сугышы чоры мохитенә чумдыра. Чарада Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова шәкертләре белән берлектә чыгыш ясый.