Биектау районының Айбаш авылындагы мәчетне төзекләндерү эшләре башланды. Бу мәчет 20 гасыр башында агач төзелеш сәнгатенең мәдәни мирас объекты булып тора.
Узган елның ноябрендә мәчетнең манарасы ишелгән иде. Сәбәбе көчле җил һәм мәдәният һәйкәленең черегән агач баганалары булды. Ел дәвамында белгечләр авариягә каршы һәм реставрация эшләре уздырачак. Һәм яңартылган мөселман гыйбадәтханәсендә 2024 елда яңадан намаз яңгырый башлыйячак. Ә әлегә дин тотучылар башка бинада гыйбадәт кылачак. Айбаш авылында мәчетне реставрацияләүнең башлангыч этабына хәйриячеләр акча бирде. Әмма теләге булган һәркем шулай ук » сохраняем ВМЕСТЕ » проекты кысаларында үз өлешен кертә ала.