Балыксыз балык – Казан федераль университеты галимнәре, суда яшәүчеләрнең сирәк төрләрен саклап, инде әзер балык итен, ничек үстерергә икәнен уйлап таптылар. Тәҗрибәне чөгә балыгыннан башлаганнар. 3 Д принтерда балыкларның мускул күзәнәкләрен бастырып чыгарганнар һәм аларны тулы күләмдә үстерергә тырышканнар. Техник яктан эксперимент уңышлы чыккан, ә менә тәме ничегрәк? Бу турыда алдыгы язмада.
Сирәк очрый торган Чөгә балыгының мускул күзәнәкләре –биопринтерда ишәйтелгән. Әлегә аларны микроскоп аша гына күрергә мөмкин, әмма тиздән, галимнәр фаразы буенча, алардан чын ит үстерергә мөмкин булачак.
Чөгә балыгының ите гадәттәгедән аерылып тормаячак — шул исәптән тәме белән дә. Шулай ук «пробиркадагы» ит белән фәнни тәҗрибәләр үткәрергә дә мөмкин булачак. Бу ысул Кызыл китапка кертелгән чын балыкны кулланмас өчен эшләнә. Балыкның мускул күзәнәкләрен үрчетү ысулы патентланган.
Казан Федерал Университеты галимнәренең бердәнбер алдынгы юнәлеше – чөгә балыгының күзәнәкләрен булдыру Шулай ук галимнәр атлар өчен дә генлы препарат ясый алган, аның ярдәмендә хайванның җәрәхәтләрен төзәтү этабы тизрәк узачак, дөньяда мондый даруның тиңнәре юк.