Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының төбәк штабы активы белән очрашты. Бу махсус операцияләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларының иҗтимагый хәрәкәте.
Очрашу республиканың Хөкүмәт йортында узды. Игътибар үзәгендә – штабның хакимият вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге, республикадан мобилизацияләнгәннәрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны аерым озата бару һәм тернәкләндерү системасын булдыру, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү. Мобилизаияләнүчеләрнеңгаиләләреншулисәптән медицина, психологикярдәмоештыру, мобилизацияле балаларының җәйге ялын оештыру да кызыксындырды. Моннан тыш, штабның башка иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.