Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ДОСААФ Армиягә, авиация һәм Россия флотына ихтыярый ярдәм күрсәтү җәмгыяте
базасында узды. Хәрби хезмәткәрләр республика җитәкчелегенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, предприятиеләргә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Аерым рәхмәт сүзләре хатлар, шигырьләр, рәсемнәр җибәргән балаларга да әйтелде.
Техника белән тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде, ул һәрвакыт чыгымлы һәм яңартуны таләп итә. Аерым алганда, вездеходларның кирәклеге турында сөйләделәр, шул исәптән медицина максатларында, мәсәлән, яралыларны, авыртехниканы, аларга запас частьләр чыгару турында. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен — дефибриллятор. Рөстәм Миңнеханов барлык мөрәҗәгатьләрне дә игътибарга алганлыгын белдерде.