“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”- ди халык мәкале. Укучы балаларга мәктәп елларында ук төрле һөнәрләр белән эшләп карау мөмкинлеге тудыру бик отышлы. “Юниор профи -2023” район чемпионаты әнә шундыйларның берсе. Тулырак алдагы сюжетта.
Байлар Сабасында узган «Юниорпрофи» район чемпионаты “Тәрбияче” компетенциясе буенча көч сынашудан башланды. Районның “Әллүки” балалар бакчасында үткән бәйгедә алты укучы кыз катнашты. Аларга 15 минутлык шөгыль күрсәтү бурычы йөләнгән.
Саба урта мәктәбе укучысы Адилә Мөхәммәтшина физик культура буенча шөгыль күрсәтте. Балалардан биремнәрне төгәл үтәүне дә таләп итә алды. Аннары Саба гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Илүзә Хәлимова имтихан тотты. Ул шөгыль барышында балаларны яратуын, җитезлеген дә күрсәтә алды. Иң яшь катнашучы Лесхоз урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Кристина Андреева. Лесхоз балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әниемнең һөнәрен бик яратам, ди ул. Бәйгедә катнашу исә һөнәрнең үзенчәлекләрен тагын да ныграк төшенергә ярдәм иткәндер.
Бәйге җиңүчесенә килгәндә, Тимершык урта мәктәбеннән Иделия Нурисламова беренче урынны алды.
Үзенчәлекле прическалар ясау кызларның яраткан шөгыле. Чәчне матурлау белән кәефләр дә күтәрелә бит. Кибәче, Лесхоз, Тимершык, Килдебәк һәм башка мәктәпләрдән килгән кызларга иң элек биремне аңлаттылар. Биремне башкарырга 45 минут вакыт бирелде.
“Мультипликация” компетенциясе үзенчәлекле һәм катлаулы. Чарада катнашучылар төрле темаларга мультфильмнар ясадылар. Иң остасы Тимершык урта мәктәбе укучысы Зилә Сөләйманова.
Алга таба укучылар “Ресторан сервисы” компетенциясендә осталыкларын күрсәтте. Хәзерге заман таләпләре буенча өстәлне күзне иркәләрлек итеп, бизәү дә мөһим.
Алга таба кызлар “8 март”, “Туган көн”, “Яңа ел” темаларына җиләк – җимеш, төсле салфетка, кухня приборларыннан өстәл сервировать иттеләр. Кызлар тудырган матур композицияләр ресторанныкыннан ким түгел.
Бәйгедә егетләр “Агач эше”, кызлар “Кием һәм аксессуарлар дизайны” компетенциясе буенча сәләтләрен күрсәтте.
Оештыручылар һәр компетенциядә җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Ә бала чактагы хыял, мавыгулар, кызыксынулар һәркемне һөнәр сайлауга китерә.
Ләлә Зәйнуллина, Гульназ Вахитова, Рөстем Халилов Татарстан яңалыклары.