Умартачылар өчен иң кызу һәм җаваплы чорның берсе башлана. Чөнки җәен җыелачак балга нигез нәкъ менә хәзер салына. Бүген умартачылар кышлап чыккан умарталарны карау, тәрбияләү белән мәшгуль.
Башка умартачылар кебек үк Фидаил ага Вәлиев өчен дә умарта сезоны башланган. Көн саен булмаса да берничә көнгә бер тапкыр ул әнә шулай үзенең умарталары янына керә. Умарта ояларын карый.
Фидаил абыйның бакчасында 50 ләп умарта бар. Аларны тәрбияләп торганда гына мул уңыш алып була ди ул. Әтиләреннән калган бу шөгыль белән инде 8 еллап шөгыльләнә Фидаил ага. Лаеклы ялга чыккач туган авылына кайтып яңа йорт тергезә, умарталар белән мавыга. Умарта карау җиңел эш тугел. Әмма табышын алу күңелле ди умартачы. Узган елгы уңыш та сөендергән. Бер умартадан 50 кг нан 70 кг га кадәр бал алдык ди ул.
Үзе дә нәкъ бал корты кебек бер генә минут та тик утыруны хупламый Фидаил ага. Хәрәкәттә бәрәкәт дигән тормыш девизы аны бүген да сәламәт, шат куңелле итеп яшәтә.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.