Һәр ветеранның тарихы яңгыраш алырга тиеш. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары тарихларын кабул итә башлады.
Алар барлык гаиләләрдә дә бар. Сез каһарманыгыз турындагы кыскача гына мәгълүматны hәм анеың фотосурәтен экранда күрсәтелгән электрон адреска юлларга кирәк. Материаллар телевизион эфирда һәм безнең сайтта урын алачак. Аларны 8нче майга кадәр җибәрү сорала. Исегезгә төшерәбез, быел Үлемсез полкның бөтен ил буйлап йөреше булмаячак. Һәр төбәктә — үз форматлары була. Безнең эфирда батырлар тарихын трансляцияләү — җиңүчеләр буынына рәхмәт әйтү өчен тагын бер мөмкинлек.