Горький исемендәге мәдәният үзәгендә «Ел инженеры» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Инженерлык сәнгате яшьләргә бик кирәкле һәм кызыклы, моны 1 нче лицей һәм 3 нче гимназия укучылары үз күргәзмәләрендә күрсәтә. Ә аларның өлкән хезмәттәшләре инновацияләре һәм идеяләре өчен лаеклы бүләк ала. Бәйрәм турында тулырак-алдагы видеоязмада.
«Ел инженеры» бәйгесенең тантаналы өлеше алдыннан яшь осталарның казанышлары күргәзмәсе үткәрелә. Мәктәпнең Робототехника түгәрәгендә Роман Лисин куркыныч шартларда эшләү өчен механик кул — машина җыйган.
Алинә Касыймова һәм Влад Ларюхин кояш батареяләре белән станция төзегәннәр. Ә киләчәктә алар үзләрен югары класслы инженерлар итеп күрәләр.
Бу ихтыяҗны Ак Барс суднолар төзү корпорациясендә дә раслыйлар.Тамашачыларны һәм конкурс лауреатларын дәрәҗәле кунаклар сәламләде.
Бу көнне сәхнәдә заводның иң яхшы җиде новаторын — инженерларын хөрмәтлиләр, алар үз тәкъдимнәрен һәм уйлап табуларын кертеп, предприятиегә йөзләрчә мең сум һәм экономияләүнең хезмәт чыгымнарын китерәләр. Ә заводның әйдәп баручы инженер-конструкторы Елена Цыкунова, йөзләгән конкурсантлар арасында үз эшләнмәләре өчен Кытайның Россиядәге илчесе бүләгенә лаек булды!
Борис Бутома исемендәге фонд премиясенә 6 ел эчендә Горький исемендәге заводның 60 яшь инженеры лаек була. Бу-безнең илнең көче һәм оборона сәләте көннән-көн үсә торган мөмкинлек.
Айгөл Гатауллина, Юлия Озерова, Михаил Коротков, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.