«Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелә. Алдагы видеозмабыз Саба районынан булыр.
Укытучы булу – Фәрештәләр Язып бетерә алмас изгелек! дип әйткән татар шагыйре Рифат Сәлах. Нәни куллардан тотып язарга өйрәтүче, сабыйларның самими күңеленә тәүге белем орлыкларын салучы беренче укытучылар чыннан да, изгеләрнең изгесе! Миләүшә Әлфәт кызы Моратова да әлеге изге һөнәрне сайлаган. Байлар Сабасында урта мәктәпне тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендә укуын дәвам итә ул. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дигән белгечлекне алган кызны шәһәрдә гимназиядә укытырга калырга бик кыстасалар да, туган туфрак үзенә тарта.
28 ел буе балаларга белем һәм тәрбия бирүче Миләүшә Әлфәт кызы –үзе үк остаз.Миләүшә Моратованың дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Укытучы балаларга әзер белемнәр генә биреп калмыйча, аларга шул белемнәрне алу юлларын күрсәтә, юнәлеш бирә. Эш урыныңда уңайлы шартлар тудырылган, хезмәтеңне күрә белгән җитәкче дә булса — эшеңне сөенеп башкарасың. Гомерлеккә сайлаган хезмәте Миләүшә Моратованы шатландырып, сафландырып тора. Шуңа аның күңеле һаман яшь.
Эльза Әхмәтҗанова, Татарстан яңалыклары, Саба районы