Җиңү көне алдыннан Казанда башкорт халык шагыйре Мостай Кәримнең повесте буенча зур премьера була.
Сюжет үзәгендә — яшь сержант-танкист тарихы, ул испан коммунистлары кызына гашыйк булган. Мәхәббәт тарихы сугыш елларында башланып китә. Бу – күбесенчә Мостай Кәримнең тарихы һәм режиссерлар аның эчкерсезлеген экранда да сакларга тырышканнар. Картина Мәскәү кинофестивале конкурсы программасына кертелгән, татарстанлылар премьераны — 3 майда, Павлюхин урамындагы кинотеатрда карый ала.