Бу көннәрдә Казан Кремлендә хезмәтләрендә иң алдынгы гаилә династияләрен тәбрикләделәр. Республикадан барлыгы 13 династия чакырылды. Алар хуҗалыкның төрле тармакларында хәзмәт куючы кешеләр. Тантанага җыелган династияләрне Республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Әлеге гаиләләр барысы да нәселләре белән бер хезмәткә, бер һөнәргә тугры булып яшиләр, ягъни,буыннан-буынга традицияне саклап киләләр.
Хезмәт династияләре — ул һәр предприятиенең терәге генә түгел, ә гомумән республиканың чын байлыгы да.
Еш кына бүгенге буын вәкилләре бабай-әбиләре, әти –әниләре хезмәт юлын дәвам итә- тамырлары бик тирәнгә -йөз еллар, ике-өч, биш йөз ел, хаттә мең еллар белән исәпләнгән хезмәт юлы үтүчеләр бар.Бүләкләнүчеләр арасында Алабугадан Мөхәммәтҗановлар династиясе вәкилләре дә бар иде. Алар берничә буын урман хуҗалыгы тармагында эшлиләр.
Чарага чакырылган хезмәт династияләре арасында гомерләрен медицина хезмәтенә багышлаган, 4-5 буын укытучылар,нефть эшкәртүчеләр, завод- фабрикаларда хезмәт юлын дәвам итүчеләр, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре-барысы да иң алдынгылар, үрнәк гаиләләр.
Фәннур Хәсәнов, Альберт Сафиуллин татарстан яңалыклары.