Сәхифәне барлык дәрәҗәдәге депутатлар, парламент партияләре адресына котлаулар белән башлыйбыз. 27нче апрель — аларның һөнәри бәйрәме — Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелде.
Бу юлы фикер алышуның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашырудагы социаль яклау юнәлеше иде. Яңа шартларда төбәкләрнең финанс тотрыклылыгын һәм социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү инструменты сыйфатында бюджетара мөнәсәбәтләр һәм алардан файдалану турында сөйләштеләр. Традиция буенча, һөнәри бәйрәмдә парламентарийлар белән Владимир Путин очрашты.
26нчы апрель көнне Тукайның туган көнендә республикада туган тел көне билгеләп үтелде. Парламентта «Без — Россия гражданнары» 2023 Парламент дәресе нигезендә үткәрелә торган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республика профсоюзлар федерациясенең парламентарийлары һәм активы хезмәт династияләрен бүләкләде.
20нче апрельдә парламентарийлар Дәүләт Советының чираттагы утырышына җыелды. Премьер-министр Алексей Песошин Хөкүмәтнең узган елгы хисабын тәкъдим итте. Бу хакта без бер атна элек сөйләгән идек. Депутатлар Зилә Вәлиеваны да тыңладылар. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе ел саен үткәрелә торган “Гражданлык җәмгыятенең торышы һәм үсеше турында” доклад белән чыкты.
29нчы июньдә Казанда «Татарстан — яңа гасыр» — республика иҗтимагый хәрәкәтенең унынчы хисап-сайлау съезды узаар дип көтелә. Оешманың Югары советы утырышында шулай хәл иттеләр. Очрашу Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалында узды. Уставны үзгәртү буенча тәкъдимнәрне һәм алда торган сайлау кампанияләрен карадылар.
Дәүләт структуралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара мөнәсәбәтләрен ныгытуның төп шарты булып кире элемтә һәм диалог мәйданчыкларын киңәйтү кала. Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы Зилә Вәлиева шулай дип саный. Чараларның саны сизелерлек артты, республиканың 124 закон проектына һәм 28 федераль закон проектына иҗтимагый экспертиза үткәрелде.
Былтыр беренче мәртәбә Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча бердәм конкурс үткәрелде. Анда 21 социаль әһәмиятле юнәлеш буенча кеше һәм гражданлык хокукларын, ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар катнашты. Парламентарийлар дәүләт гражданнар хезмәте турындагы республика канунына үзгәрешләр кертте, түләүле автомобиль юллары буйлап йөрү тәртибен ачыклады. Ә тәнәфестә «Татмедиа» ачык җәмгыяте Парламент үзәге холлында чираттагы «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясен оештырды. Халык тарафыннан сайланучылар балалар йортларына, мәктәпләргә, картлар йортларына һәм башка социаль учреждениеләргә газета-журналлар яздырды.
Очрашу Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалында булды. Уставны үзгәртү буенча тәкъдимнәрне һәм алда торган сайлау кампанияләрен карадылар.
Очрашу Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалында узды. Филиал директоры, Татарстан яңа гасыр Югары Советы әгъзасы Ильяс Сәлахов елгачылар институтын тәкъдир итте. Монда булачак диңгезчеләр һәм елгачылар өчен заманча җиһазлар һәм тренажерлар бар. Студентлар арасында хәтта Мисыр яшьләре дә укый.
Утырышта “ Татарстан — яңа гасыр” Югары советы рәисе урынбасары Марат Галиев республикада иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вәзгыять турында сөйләде. Кыенлыкларга карамастан, Татарстан тармак һәм милли рейтингларда алдынгы урыннарны саклый. Парламентарий сүзләренчә, санкцияләр шартларында импортны алыштыру буенча бик зур эш башкарылган. Шул сәбәпле икътисадның нәтиҗәлелеген саклап калу мөмкинлеге туды. Бүгенге көннең иң көнүзәк мәсьәләләрен дә кузгаттылар. Мәсәлән, чүп-чарны чыгару проблемасы.
Хәрәкәт Уставында төзәтмәләр турында фикер алыштылар. Алар федераль законнарны үзгәртү белән бәйле, шулай ук «Татарстан — яңа гасыр» хәрәкәтенең алдагы сайлау кампанияләрендә катнашу мәсьәләләре.
Шулай итеп, Хәрәкәт съезды — ике айдан соң була. Ул һәр өч ел саен оештырыла. Киләсе форумда йомгаклар ясау һәм якындагы перспективага бурычлар билгеләү планлаштырыла.
Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.