Май бәйрәмнәрендә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. 1 нче, 8 нче һәм 9 нчы майда муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Ял көннәрендә, 29 нчы һәм 30 нчы апрельдә, 6 нчы һәм 7 нче майда алар шулай ук бушлай була.