Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасын үз эченә алган Халыкара тарихи диктант – «Җиңү диктанты» үтте.
Чараны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе иҗтимагый оешмасы, мәгариф министрлыгы, мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге оештыра.
“Җиңү диктанты” сайтында 216 мәйданчык теркәлде. Җиңү диктанты тест форматында үтте. Диктантның биремнәре саны – 25, язу вакыты – 45 минут булды. Традиция буенча Җиңү диктантында теләге булган һәркем катнаша алды. Диктантны язу нәтиҗәләре сайтта (диктантпобеды.рф) сайтында урнаштырылачак.