Өч көннән язның иң матур ае- майга керәбез. Май өметләр уянган, яңарышлар башланган вакыт. Бу айда республика халкын өстәмә яллар көтә. Аерым алганда, 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме — ял көне дип игълан ителде. Сишәмбе көнне татарстанлыларны эш көне көтә.
Киләсе ял көннәре 6 нчы майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк. 9 нчы Майда Җиңү көне билгеләп үтелә.