Халкыбыз талантларга бик бай. Җырчы, биючеләр, төрле уен коралларында уйнаучылар үз һөнәрләрен сәхнә ярдәмендә халыкка танытсалар, рәссамнар читтәрәк калып килә. Саба районының Тимершык авылында яшәүче рәссам Марат Габдрәхимов, мәсәлән, картиналар иҗат итә, шәҗәрәләр ясый, кабер ташларына яза. Аның иҗаты белән танышырга тәкъдим итәбез.
Балачакта кем генә төсле каләмнәр, буяулар алып рәсем ясамаган. Нәни чакта ясаган әти-әнинең портреты, зәңгәр күк йөзе, кояш, чәчәкләр — барысы да искиткеч, ә үзебез иң оста рәссам булып тоелганбыздыр. Ләкин бик-бик сирәкләр генә рәссам булып китә. Тимершык авылында яшәүче Наил абый һәм Мәгъмүрә апаның алты баласы да рәсемне бик оста ясый, ләкин Маратлары өчен ул һөнәргә, яшәү рәвешенә әйләнә.
Тимершык урта мәктәбен тәмамлагач, Марат 1983-1985 елларда Казанда рәссам — бизәүче һөнәрен үзләштерә һәм аңа гомер буе тугры була. Бүгенге көндә ул Саба интернат-мәктәбендә балаларга шушы юнәлештә белем бирә. Аның иң яратып эшләгәне – картиналар. Рәссамның картиналары арасында күренекле шәхесләребез Кол Гали, Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкаларга багышланганнары да бар. “Сугыш ветераны. Габдрәхим бабай” картинасы гаилә өчен аеруча якын, кадерле.
Нурлы авыл өйләре, челтер чишмәләр Марат Габдрәхимов картиналарына күчеп, күңелләрдә матурлыкка соклану хисләре уята. Хәзер шәҗәрәләр ясату актуальгә әйләнде. Монысы бик зур җаваплылык, төгәллек таләп итә торган эш. Марат Габдрәхимовның тагын бер җаваплы да, игелекле дә эше турында әйтеп үтәргә кирәк. Ул кабер ташлары яза.
Тимершык авылында яшәүче рәссам Марат Габдрәхимов өчен рәсем ясау ул һөнәр, хобби гына тугел, күңел халәте. Шуңа да аның һәр картинасында яктылык, җылылык, матурлык бербөтен булып яши.
Фәннур Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.