Республикада язгы кы рэшләр еазагына якынлаша. Агрономнар алдан ук яхшы уңыш турында сүз алып бара, ләкин ашлыкның түбән бәядән сатылуы гына аларны борчуга сала. БүгенгәРоссия амбарларында 250 миллиард сумлык ашлык запасы саклана. Татарстан фермерларының 6 миллиардлык запасы бар дип санала. Артык запаслар саклау уңай нәтиҗәгә китермәскә мөмкин.
Республикада язгы чәчү эшләре бара, июльдә көздән чәчелгән уҗымнар өлгерәчәк.Мамадыш фермеры Марс Юнысовның складларында мең ярым тоннадан артык ашлык ята.Республиканың йөзләгән фермерлары һәм эре хуҗалыклары уңайсыз хәлгә калган. Барлык фермерларны да бер сорау борчый: ни сәбәбле бөртеккә бәяләр үзгәрми?
Шушы көннәрдә Дәүләт Думасында «сөт һәм ит терлекчелеген үстерүне законнар белән тәэмин итү»темасына аграр мәсьәләләр комитетының парламент тыңлаулары узды. Биредә ашлык һәм сөт сатып алу бәяләре турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында уздырылган очрашудаТатарстан ДәүләтСоветыныңпрофильле комитеты җитәкчесеАзат Хамаев та катнашты.
Билгеле сәбәпләр аркасында, без җыеп алынган рекордлы уңышны читкә чыгарып Африка илләренә сата алмыйбыз.Көнбатыш илләре шулай ук Россияга каршы чыга. Тагын бер проблема- Минераль ашламаларны да кулланучыларга җиткереп булмый.Россия крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Владимир Плотников игенчеләргә «чаралар пакеты»белән ярдәм итәргә мөмкин дип ышана. Экспорт чикләүләреннән тыш, аларның чыгымнары да артты.
Ашлыкны җитештерүчеләрдән кулай бәя белән дәүләт сатып алырга мөмкин.Шундый очракта гына фермерларның амбарлары бушый башлый һәм бәяләр дә үсәр дип фаразлана.
Муниципалитет вәкилләре һәм авыл хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр, Алексеевск районында терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Ә башкалада һәм республиканың эре шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды.
Бу көннәрдә республика районнарында терлекчелек юнәлеше буенче йомгак ясау һәм алда торган бурычларны билгеләү максаты белән зона семинар-киңәшмәләре уздырылды. Мондый эшлекле очрашу Алексеевск районында уткәрелде. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үздырды. Хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, сыерларны ашатуны һәм үрчетүне оештыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
22 апрельдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Казанда алар 14 мәйданчыкта оештырылган иде. Ярминкәләрдә республиканың 22 районыннан 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм фермер продукциясе тәкъдим ителде 6 ярминкә көне нәтиҗәләре буенча 379 миллион сумга якын продукция сатылган. Ярминкәләр үткәрү өчен 32 муниципаль район һәм 4 мең 850 берәмлек автотранспорт җәлеп ителгән.