Туган тел көнендә Мәдәният өлкәсендәге иң зур Дәүләт бүләге – Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кандидатлары ачыкланды. Бу бүләккә өч кеше лаек дип табылды. Лауреатларны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова, Архитектура өлкәсендә Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов.Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша.
Ул – Себердә туып-үскән шагыйрь. Аның табигате, кешеләре турында яза. Кайбер шигырьләре “Идегәй” дастаны белән аваздаш. Наилә Кумысникованың рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган декоратив паннолар сериясе милләтебезнең асылын ача.
РоссиянеңһәмТатарстанныңАтказанганархитекторы Фирдәвес ХановТүбәнКамадаберничәәһәмиятле объект авторы. Бу Сабантуй мәйданы, Красный Ключ яр буе, ҮзәкҖәмигъмәчет, Г. Тукай исемендәгеукуһәм ял паркы. Ултулысыбеләншагыйрьнеңиҗатынабагышланган.
Туган тел бәйрәмендә шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллинага һәм Наил Касыймга «Татарстанның халык шагыйре» исеме бирелүе турында игълан ителде. Шагыйрьләргә дәрәҗәле исемнең махсус билгесен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең күләме — 1 млн. сум. Моңа кадәр әлеге премия 500 мең сум иде.Дәрәҗәле бүләк ияләрен Туган тел бәйрәме яңа иҗади казанышларга бәрәкәтле этәргеч өстәсен, тарихи тамырларыбыз белән кызыксынуны көчәйтсен иде.
Ләлә Зәйнуллина, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.