«Сөембикә» хатын-кызлар журналы Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә зурлап, үзенең 110 еллык юбилеен билгелән үтте. Бу – басма мәгълүмат өчен искиткеч зур сан. Аның дөнья күрүендә никадәр кеше хезмәте, тәҗрибә, идеялар ята. Юбилей чарасыннан- безнең репортаж.
«Сөембикә» журналы тарихы мәхәббәттән башлана. 1913 елда Күренекле мәгърифәтче Ягъкуб Хәлили Шәфигулла, бай кызы Әсманың кулын сорый. Ләкин яшь кәләш бер шарт куя- хатын-кызлар өчен журнал чыгару! Шулай итеп “Сөембикә” журналының беренче саны дөнья күрә,1926 елның августында журнал «Азат хатын» исеме белән чыга башлый. Ул исемне язучы Фатыйх Сәйфи-Казанлы тәкъдим иткән дигән фараз бар.
Әлеге вакыйга тарихка кереп кала һәм “Сөембикә” журналы 110 ел дәверендә укучыларны төрледән-төрле кызыклы, гыйбрәтле, үрнәк булырлык мәкәләләр белән сеөндерә. Менә нәкъ бер гасырдан артык журнал үз укучысына тугры булып калып- аның мәхәббәтен яулап алды. “ Сөембикә” журналының 110 еллык юбилей кичәсе “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә уздырылды. Биредә чакырулы кунаклар да бар иде.
«Сөембикә» журналы 1999 елдан башлап үзенең бүләген – «Сөембикә» беләзеген» булдырды.Быел редакциянең мәртәбәле бүләгенә ике мөхтәррәм ханым ия булды. Беләзекләрнең берсе Татарстанның халык артисты, дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатовага бирелде, ә икенче беләзек Кадрия ханым Идрисовага тапшырылды.
Журналның тышлыгы – аның йөзе. Тышлыкка чыгару өчен лаеклы хатын-кызларны редакция бөтен татар дөньясыннан барлый. Эльмира Кәлимуллинага «Сөембикә» тышлыгында ике тапкыр чыгарга насыйп булган, җырчы тамашачыларны “ Өмет йолдызы” җыры белән сөендерде.
Хатын-кыз күңеленең көзгесе, ил тормышының өлгесе булган «Сөембикә» журналының 110 еллык юбилей кичәсе күз ачып йомганчы үтеп тә китте.