Бу көннәрдә язучы, тәрҗемәче, заманча чуваш алфавитын һәм беренче милли мәктәбен булдыручы Иван Яковлевның тууына 175 ел тулды.Үз эшчәнлеге чорында ул чуваш мәктәпләре өчен генә түгел, башка милләт балалары өчен дә 400 дән артык мәктәп ачкан кеше. Тәтеш районында Иван Яковлевның 175 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның 175 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Иван Яковлев үз педагогик системасын булдырган, уку йортларын ачкан, кешеләрне яратырга һәм туган телен хөрмәт итәргә өйрәткән. Аның тормыш юлы Ватанга һәм үз халкына фидакарь хезмәт итү үрнәге булган.
Татарстанда бөек галим хөрмәтенә мәктәпләрдә тематик сыйныф сәгатьләре, күргәзмәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, бәйрәм концерт программалары планлаштырылган.
Тәтеш шәһәрендә район мәдәният йорты базасында чуваш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлев тормышына багышланган күргәзмә ачылды. Шулай ук мәдәният йорты базасында Яковлев нәселләре, Татарстан һәм Чувашия иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашында фәнни-гамәли конференция узды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары