Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә, татар композиторларының татар театры спектакльләре өчен язылган,беренче музыкаль әсәрләре яңгырады. «Алар беренчеләр иде » дип исемләнгән концерт-спектакльдә Солтан Гобәши, Салих Сәйдашев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллинһәм башка классикларның әсәрләре яңгырады. Г.Камал исемендәге театр оркестры, тамашачыларга беренче татар музыкасы һәм театры дөнясына кабат кайтару мөмкинлеге бирде.